«Чал чәчне без бүген данлыйбыз» акциясе (18+)

Атна дәвамында 23 нче санлы китапханәдә Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында өлкән яшьтәге укучыларыбызны хөрмәтләү оештырылды. 

акция
23ф. Акция «Сегодня славим седину» (3)
23ф. Акция «Сегодня славим седину» (4)
23ф. Акция «Сегодня славим седину»

Алар өчен, китапка тугры булып калулары һәм мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдереп, тәбрикләү сүзләре яңгырады, шулай ук  «Безнең яшьлектә» дип аталган күңелле викторина үтте. 
«Яшь белән бер гармониядә» дигән китап күргәзмәсендә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында әдәбият, шулай ук бакчачылар өчен басмалар, кул эшләре һәм башка шөгыльләр буенча кулланма әсбаплар тәкъдим ителде. Һәр катнашучыга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: